Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Шәфигуллина Асылбикә Исрафил кызына 80 яшь!

01 апреля 2022, 08:28

947

0

0

Битләнгер авылында яшәүче Шәфигуллина Асылбикә Исрафил кызына 1 апрельдә 80 яшь тула. 

Ул гади генә кеше түгел: күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән  “Хезмәт ветераны”  исемен йөртүче, “Ана медале” кебек дәрәҗәле бүләк иясе, авыр вакытларда ярдәмгә ашыгучы, бүгенге көндә төп йортыбызның җылысын саклаучы кайгыртучан әни, йомшак күңелле, ныклы ихтыяр көче белән безне тормыш җилләреннән саклаучы, яклаучы җилкәнебез дә ул. Безне – биш баланы үстереп кеше иткәне, белем-тәрбия биргәне өчен мең рәхмәт аңа.

Әниебезгә әле тагын бик күп еллар безне сөендереп, кирәк булып, терәк булып яшәсәң иде, дигән теләктә калабыз. 

“Әни!” диеп әйтер кешең булу – 
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була, 
Кайгыларың булса – югала. 
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың. 
Рәхәт яшә, игелеген күреп, 
Син үстергән һәрбер балаңның.

Иң изге теләкләр белән дүрт кызың, улың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев