Шакирова Миннебану Мингали кызының туган көне!
Зур Сәрдек авылында гомер итүче әниебез Шакирова Миннебану Мингали кызының 23 февральдә туган көне – олы юбилее.
Кадерле әниебез! Алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрми, без – балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, безне назлап үстергән кулларың мәңге сызламасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың.
Сине яратып ШАКИРОВлар, ВӘЛИЕВлар гаиләләре.
Нет комментариев