Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шакирова Миләүшә Мәхмүт кызы 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә!

05 марта 2022, 08:39

579

0

0

Зур Кукмара урта мәктәбендә урнашкан балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Миләүшә Мәхмүт кызы  6  мартта  үзенең гомер бәйрәмен – 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә.

Арча педагогия училищесында бергә белем алган олы йөрәкле, моңлы тавышлы төркемдәш дустыбыз Миләүшә! Озак еллар балачак илендә калып, гөнаһсыз сабыйлар күңелен яулый алуың белән бәхетле син. Киләчәк буынны тәрбияләүгә биргән тырышлыгың, булган белемеңне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итүең – сине бизәүче асыл сыйфатлар. Хезмәттәшләрең, әти-әниләр алдында да абруең зур синең.

Миләүшә! Сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып кал, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең якты, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык булсын. Кызың белән киявеңнең, оныгыңның игелеген һәм ихтирамын, якыннарыңның, туганнарыңның җылы карашларын тоеп, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булсын сиңа. Сабый баладай самими күңелең шатлыктан башканы белмәсен, игелекле эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Гомер тауларына менгәндә тәрбияләгән балаларыңның, укыткан укучыларыңның олы рәхмәте дә озата барсын сине.

Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының 1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев