Шакирова Таһирә Фәйзрахман кызының олуг юбилее!
Янил авылында яшәүче газиз, кадерле әниебез, дәү әниебез Шакирова Таһирә Фәйзрахман кызының 28 август көнне олуг юбилее.
Кадерле әниебез, сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбриклибез! Уңган, тырыш булуың, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруың белән барыбызга да үрнәк син. Киләсе көннәрең дә шатлык белән үтсен, гомер юлларың хәерле, озын булсын, безгә терәк булып, әтиебез белән тигезлектә балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рашид, балаларың Резеда-Марат, Ришат-Рәзинә, Рәмзия-Айрат, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев