Поздравления

Шакирова Гөлназ Миннегали кызының күркәм бәйрәме!

Балыклы авылында яшәүче кадерле кешебез Шакирова Гөлназ Миннегали кызының 28 августта күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее. 

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше. 

Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрең әтиебез Ринат белән тигезлектә, бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булып, озын-озак яшәгез! 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, балаларың һәм барлык туганнарың да кушыла.

Нет комментариев