Күкшел авылында яшәүче газиз әниебез Садыйкова Сәвия Миннегаян кызын ихластан 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче кадерле әниебез! Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез. Без сине нык яратабыз. Аллаһ сине саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың, кода-кодагыйларың, туганнарың.
Нет комментариев