Сабитов Азат Фатыйх улы 23 октябрьдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ядегәр авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Кукмара шәһәрендә гомер итүче Сабитов Азат Фатыйх улы 23 октябрьдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, сабыр, олы җанлы, киң эрудицияле, юмор хисле булдың. Без сине ихлас күңелебездән яратабыз. Син кирәк чакта таләпчән дә, шул ук вакытта уен-көлке белән күңелне дә күтәрә белдең. Киләчәктә Ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәп үткәрергә язсын.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың, әниебез Әлфинур һәм туганнарың.
Нет комментариев