Сабируллина Райлә Каюм кызының 70 яшьлек юбилее!
Мамадыш районының Олыяз авылында туып-үскән безнең кадерле әниебез Сабируллина Райлә Каюм кызының 9 декабрьдә туган көне – 70 яшьлек юбилее булып узды.
Безнең яраткан әниебез, сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләр: исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык, әти белән тигез тормышта яшәвегезне телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген, хөрмәтен күреп, сәламәтлектә яшәргә язсын.
Күңелеңдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын.
Алда туар көннәр якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, киленең, кызың, киявең, кода-кодагыйларың һәм оныкларың.
Нет комментариев