Сабирова Фәрия Гайнулла кызына 80 яшь!
Киндеркүл авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез Сабирова Фәрия Гайнулла кызына 12 июльдә 80 яшь тула.
Әни! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең Фәнил-Гөлнара, Алмаз-Миләүшә, оныкларың, кода-кодагыйларың һәм туганнарың.
Нет комментариев