Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәхимова Фәүзия Гаяз кызына 80 яшь!

18 октября 2021, 08:51

596

0

0

Байлангар авылында гомер кичерүче газиз кешебез – әниебез Рәхимова Фәүзия Гаяз кызына 18 октябрьдә 80 яшь тула.

Әниебез, газизебез, якты бәйрәмең уңаеннан сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрикләп, изге теләкләребезне, әйтеп бетергесез рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Әни, бәгърем, синең тормышың барыбыз өчен дә зур горурлык, үрнәк итеп алырлык өлге булды. Сабыр канатларың кайдан булгандыр ул синең, әни? Без синең шушы тәрбияңне алып үстек. Онытыласы юк, син килен булып төшкән төп йорт ишеге туганнарга һәрвакыт ачык булды. Синең чиксез мәрхәмәтле йөрәгеңдә анда һәркемгә урын бар иде шул. Ничек кенә өлгергәнсең дә, ничек барысына да ярый алгансың, бәгърем! Без, дүрт бала, кешедән ким-хур булмасын дип тырыштыгыз сез. Йокламаган төннәрең дә аз булмагандыр. Рәхмәт, мең рәхмәт, сезнең шушы тәрбиягезне алып, барыбыз да тормышта үз урыныбызны таба алдык. Безне дә эшкә өйрәтеп үстердегез.

Ходайга мең шөкер, туган нигезебездә бүген шушы матур гадәтне абыебыз гаиләсе дәвам итә. Кайткан һәр кешегә туганнар дип өзелеп тора алар. Ходайга мең шөкер, ашкынып кайткан чакта анда безне әле дә каршылаучы әти-әниебез бар. Аларга рәхмәт, абый белән аның җәмәгате тәрбиясендә бүген сез бәхетле картлык кичерәсез.

Әни, без сиңа Ходайдан  исәнлек сорыйбыз. Син әле дә безгә сабырлык үрнәге күрсәтеп яшисең. Гомерең буе әтине санлап, “атагыз” дип зурлап гомер иттең. Хәзер олыгайгач, кадерләп тәрбия кыласың. Ходай әҗерләрен бирсен, Раббым, шул сабырлыкларың өчен исәнлегеңнән ташламасын. Хәзер тормыш шундый матур, әни, алдагы гомерләребездә дә шулай безгә әни бәхете бүләк итеп, бу дөньяда яшәвең белән барыбызны да сөендереп, онык-оныкчыкларыңны сөеп яшәргә насыйп итсә иде, дип телибез.

Без дә, әни, Ходай гомерләребезне бирсә, синең олы таянычың булырбыз. Тагын бер кат юбилеең белән!

Сине котлап әтиебез Хәлим, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың исеменнән кызың Розалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев