Ризванова Розалия Закир кызының туган көне!
Редакциянең реклама бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Ризванова Розалия Закир кызының 16 майда туган көне.
Розалия ханым! Сезне ихластан юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Киләчәк тормышыгызда аяз күк йөзе, имин рәхәт тормыш, нык сәламәтлек, озын гомер, күп сөенечләр телибез. Алга таба да якыннарыгыз янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
“Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы.
Нет комментариев