Раушания һәм Равил Мөлековларның бергә тормыш коруларына 50 ел!
Арпаяз авылында яшәүче яраткан әти-әниебез, әби-бабабыз Раушания һәм Равил Мөлековларның шушы көннәрдә бергә тормыш коруларына 50 ел тула.
Кадерлеләребез! Сезне чын йөрәктән алтын туегыз белән котлыйбыз. Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегез дә шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, озак еллар тигезлектә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Ярты гасыр куллар кулда,
Атлыйсыз тормыш буйлап...
Бәхет-шатлык алып килсен
Алда үтәсе юллар.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.
Нет комментариев