Раушан һәм Фаил Низаметдиновларның алтын туйлары!

Манзарас авылында яшәп, олы хөрмәткә ия булган, дөньядагы иң газиз кешеләребез, сөекле әти-әниебез Раушан һәм Фаил Низаметдиновларның 8 мартта алтын туйлары.
Бу җиһанда һәрбер нәрсә парлы итеп яратылган бит. Кешенең бөтен гомере, иртәнге кояш нурларын көтеп алган тәрәзә гөле кебек, үзенең бәхетен көтеп уза. Әти-әни бер-берсен һәм үз бәхетләрен тапканнар. Берсенең җылысы икенчесен җылытып, икесе өчен генә уртак булган тормыш сукмагыннан 50 ел тигез һәм матур итеп атладылар.
Кадерле әти-әниебез, сез безгә бар яктан да үрнәк булдыгыз. Әби-бабайларны, дәү әни-дәү әтиләрне, барлык туганнарыбызны, дусларны хөрмәт итеп яшәргә өйрәттегез. Тәкәббер дә, усал да, мин-минлекле дә булмадыгыз. Бер-берегездән көнләшмәдегез, авыр сүзләр әйтешмәдегез, бер кешенең дә бернәрсәсенә кызыкмадыгыз, булганына шөкер итеп яшәдегез, югына сабыр булдыгыз. Барчабызны сөендереп, пар аккоштай гомер иттегез, ике тармак гөл шикелле гел янәшә яшәдегез. Сезнең тормыш китабыгыз калын һәм эчтәлекле булды.
Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне кабул итеп алып, алга таба да иңне-иңгә куеп, сөенә-сөенә, ал таңнарны бергә каршыласагыз, сау-сәламәт булып, тигез гомер итсәгез иде.
Иң изге теләкләр белән улыгыз Нияз һәм кызыгыз Алсу гаиләләре белән.
Нет комментариев