Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Раниф Сәлаховны котлыйбыз!

07 июня 2021, 08:30

603

0

0

Күкшел авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле булган әтиебез һәм бабаебыз Сәлахов Раниф җәйнең беренче аенда, 7 июньдә дөньяга килә.

Әтиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. 60 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син.

Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә, гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, безнең уңышларга сөенеп, әни белән тигезлектә гомер кичерергә язсын Ходай. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, безнең өчен үрнәк булып кал. Син безгә һәрвакыт кирәк.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, киявең, улың, киленең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев