Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Петрова Мария Петровнаның 80 яшьлек юбилее!

26 мая 2023, 12:58

299

0

0

Петрова Мария Петровнаның 80 яшьлек юбилее!

Танькино авылында гомер кичерүче газиз әниебез, әбиебез Петрова Мария Петровнаның 30 майда 80 яшьлек юбилее. 

Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син, 41 яшеңдә тол калып, безне аякка бастырдың, үстердең, кеше иттең. Хәзер барыбызның да үз гаиләләре булуында өлешең бик зур. Без сине яратабыз, чиксез рәхмәтләребезне әйтеп, алдыңда баш иябез. Алга таба да һәрберебезгә олы киңәшче, сердәшче булып, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңны һәм оныкчыкларыңны сөендереп, туган нигезебездә кайгы-хәсрәт күрми озак яшәвеңне, күңел тынычлыгы, саулык, бәхетле картлык телибез. 

Шулай ук ул көнне туганыбыз Петров Руслан Валерьвичның да туган көне. Алган белемеңне киләчәктә кулланып, бу тормышта үз урыныңны табарга язсын, юлыңда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын. Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез.

Иң изге теләкләр белән кызларың, улларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X