Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәҗипова Дания Камал кызы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

22 января 2022, 07:52

551

0

0

Байлангар авылында гомер итүче безнең яраткан әниебез, әбиебез Нәҗипова  Дания Камал кызы 23 гыйнварда туган көнен - 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез - бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, тырыш, зыялы, хөрмәткә лаек укытучы. Ул - туган нигезебезнең тугры әгъзасы да. Әниебез, бик яшьли тол калып,  йортыбызның җылы учагын сүндермичә, биемен кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озатты, өч кызын ким-хур итми үстереп, олы тормыш юлына чыгарды, туры юл күрсәтте. Әниебез безнең генә түгел, күпләрнең сер сандыгы да әле ул. Бервакытта да сүз йөртмәве, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүе - аның иң матур сыйфатларының берсе.  Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, кадерлебез. 

Әниебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, сәламәтлегең нык булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без - балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең күңел җылыбызны тоеп, алга таба да тыныч, матур тормышта озын-озак яшәргә язсын. 

Сине яратып балаларың, кияүләрең, оныкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев