Нигъмәтуллин Рәкыйп Газиз улының 80 яшьлек юбилее!
Вахит авылында яшәүче кадерле әтиебез Нигъмәтуллин Рәкыйп Газиз улының 14 мартта туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Әтиебез – сугыш чорында туып, бер тапкыр да әти дип әйтә алмыйча, кечкенәдән күп авырлыклар күреп, үз тырышлыгы белән зур уңышларга ирешкән кеше. Алар әниебез белән тату гаилә корып, 4 бала үстерделәр. Безгә үз юлыбызны табарга ярдәм иттеләр. Рәхмәт, әтиебез! Алга таба да безне куандырып яшәгез әле.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Озын булсын гомерең.
Картаям дип һич офтанма,
Тыныч булсын күңелең.
Сиңа иң изге теләкләр белән әниебез Ләбибә, кызың Лилия-Таһир, Рәдиф-Рашидә, Рәис-Алсу, Фәнис-Раилә, 11 оныгың, 2 оныкчыгың.
Нет комментариев