Мәрьям һәм Фәрит Сәләхетдиновларның бергә тормыш коруларына  40 ел!
Поздравления

Мәрьям һәм Фәрит Сәләхетдиновларның бергә тормыш коруларына 40 ел!

Кукмарада яшәүче Мәрьям һәм Фәрит Сәләхетдиновларның бергә тормыш коруларына 30 майда 40 ел тула.

Әти-әни! Сезне ихластан рубин туегыз белән котлыйбыз. Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез алга таба да сүнмәсен, иңне-иңгә куеп, озын гомер кичерергә, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәргә язсын.

Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Изге теләкләр белән Фаил-Алсу-Кәрим.

 

Нет комментариев