Мостафин Мөхәммәдьяр Миннегали улының 60 яшьлек юбилее!
Безнең өчен кадерле булган тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мостафин Мөхәммәдьяр Миннегали улының 21 март көнне 60 яшьлек юбилее.
Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, тигезлектә яшәргә язсын.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөбәрҗәт, балаларың Зөлфәт-Сиринә, Рәмзил-Алия, оныкларың Ислам, Илүс, Зәмирә, Нәргизә.
Нет комментариев