Моратова Зөләйха Низами кызының 70 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле әниебез Моратова Зөләйха Низами кызының 6 мартта 70 яшьлек юбилее!
Кадерле әниебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез.
Әнкәй диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, киленнәрең, киявең һәм оныкларың.
Нет комментариев