Кукмарада яшәүче Моратов Миннегаян Габделхәй улының 15 октябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшәгез.
Әниебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев