Мөхәмәтдинова Тәнзилә Госман кызына 90 яшь!
Балачагында ятимлек, ачлык ачысын татыган, гомере буе җиң сызганып эшләгән, тыл һәм хезмәт ветераны исемнәренә лаек булган, Кукмарада яшәүче кадерлебез Мөхәмәтдинова Тәнзилә Госман кызына 20 мартта 90 яшь тула. Әтиебез белән 44 ел гомер сукмагын бергә үтеп, 3 балага тормыш бүләк итә алар.
Маңгаеңда сырлар – үткән юллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барыбыз да бүген тәбриклибез,
Котлы булсын синең 90 яшең.
100 яшеңне каршы алганда да
Оныкчыклар сиңа килсеннәр.
Күп яшәде әби, димәсеннәр,
Озак яшә, әби, дисеннәр.
Кадерлебезгә туар таңнарының тыныч, сәламәтлегенең нык булуын теләп, кызлары-кияве, улы-килене, оныклары, оныкчыклары.
Нет комментариев