Мөхәммәтдинова Мәгъфирә Низамгали кызының – 65 яшьлек юбилее!
Чуллы авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Мөхәммәтдинова Мәгъфирә Низамгали кызының 1 апрельдә туган көне – 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, киңәшчебез дә. Барысы өчен дә мең рәхмәтләр әйтеп, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы бәрәкәтле озын гомер телибез.
Туган көнең белән котлап
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле, туган йортыбызда
Көтеп алган әни барында.
Син булганда, безнең тормыш матур,
Син бит – безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың Нурфия-Ягъфәр, Зөлфия-Фәхрәт, Рәмзил-Зөлфия, оныкларың.
Нет комментариев