Минемуллина Гөлсинур Миннәхмәт кызының 60 яшьлек юбилее!
Аш-Буҗи авылында гомер кичерүче кадерле апабыз Минемуллина Гөлсинур Миннәхмәт кызының 60 яшьлек юбилее.
Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Сиңа алдагы көннәреңдә тигезлектә, сәламәтлек белән, балалар-оныкларга сөенеп гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Нинди генә теләк юлласак та,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән сау бул, озак яшә әле –
Без һәммәбез шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән каенсеңелләрең Фирдания һәм Руфия гаиләләре.
Нет комментариев