Мифтахов Вакыйф Габделкавый улын туган көне белән тәбриклибез!
Олыяз авылында гомер итүче кадерле әтиебез Мифтахов Вакыйф Габделкавый улын ихлас күңелебездән туган көне белән тәбриклибез.
Син - һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы әти. Саулыгың нык булып, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми яшәвеңне телибез. Алдагы көннәреңдә балаларыңның, кияү-киленеңнең, оныкларыңның игелекләрен күреп, әниебез белән пар канатлар булып яшәргә насыйп итсен Ходай.
Яраткан кызың Ләйсән, хатының Минзәфирә, улың Илназ, киленең Гөлназ, киявең Александр, оныкларың Эльмир, Диләрә, Алина, Анита.
Нет комментариев