Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәчкәрә авылында яшәүче кадерле әтиебез Әхмәтҗанов Вагыйз Абдулла улының туган көне – юбилее белән котлыйбыз.

02 ноября 2021, 09:08

315

0

0

Мәчкәрә авылында яшәүче кадерле әтиебез Әхмәтҗанов Вагыйз Абдулла улының туган көне – юбилее белән котлыйбыз. Бүген аңа 75 яшь тулды.
Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Алдагы көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт, борчу-мәшәкать күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән бергә тигезлектә куанышып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана өчен бала – инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без – үзебез әниләр, әтиләр. Шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек шатланган булсак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү насыйп булсын иде.
75 яшь – әле матур гомер,
Борчылмагыз килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Бу юбилей – әле тик бер баскыч
Биеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев