Мөбарәкшина Факия Закир кызына 95 яшь!
Зур Кукмарада яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Мөбарәкшина Факия Закир кызына 10 июнь көнне 95 яшь тулды.
Кадерлебез! Газиз әниебез, әбиебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Йөрәк түреннән чыккан теләкләребезнең иң изгеләрен сиңа ирештерәбез. Киң күңелле, уңган, ачык йөзле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кунакчыл, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген, ихтирамын күреп, сөенеп яшәргә насыйп итсен Ходай.
Нинди генә теләк юлласак та,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау бул, озак яшә әле –
Без һәммәбез шушы теләктә.
Әнием, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Син бит, әни, кояш безнең өчен,
Синнән нурлар алып яшибез.
Бәхетле бул, мәңге рәхәт яшә,
Иң кадерле, якын кешебез.
Сине яратып кызларың, улың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев