Марат Хисмәтовка 80 яшь!
Кукмара шәһәрендә гомер итүче туганыбыз Марат Хисмәтовка 80 яшь тула. Үз гомерендә күпне күргән, тормышын тырыш хезмәттә үткәргән, җитәкче постларда да эшләгән Марат туганыбызны олы юбилее белән котлыйбыз. Тиктормас, табигатьне, кешеләрне яратучы, туганнарын хөрмәтләп яшәүче Маратыбызга хатыны Фирая белән хәерле тигез гомер, сәламәтлек, куанычлы көннәр телибез.
Барлык туганнары исеменнән апасы Марзия.
Нет комментариев