Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кукмарада гомер итүче Галиәхмәтов Илдар Мозафар улының 60 яшьлек юбилее!

23 ноября 2019, 09:43

375

0

0

Олыяз авылында туып, Кукмара шәһәрендә гомер итүче Галиәхмәтов Илдар Мозафар улының 23 ноябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 60 яшь ул – кеше гомеренең олы тормыш тәҗрибәсе тупланган чагы. Синең төпле киңәшләрең, хәер-фатыйхаң – безнең өчен маяк ул.

Син – һәрчак олы җанлы, киң күңелле таянычыбыз, ышанычыбыз. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, чиксез бәхет, уңышлар телибез. Бүгенге бәйрәмең сиңа бары тик куанычлар гына алып килсен.
Дөнья йөзендә яшәүнең һәр чоры үзенчә матур. Шул матурлыкны җуймыйча, һәр туган көнгә сөенеп, тигезлектә, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар бәхетле тормыш иптәше, кадерле әти, яраткан бабай булып яшәргә язсын.

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлзилә, балаларың Эльмир-Эльвина, Эльмира, оныкларың Алинә-Аделия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP