Кәримуллина Гөлфирә Талыйп кызыны һәм Кәримуллин Нәкыйп Рәхыйм улыны котлыйбыз!
Манзарас авылында гомер итүче кадерле әниебез Кәримуллина Гөлфирә Талыйп кызының 9 майда 80 яшьлек күркәм юбилее. Шулай ук әтиебез Кәримуллин Нәкыйп Рәхыйм улы белән бергә никахлашып гомер итүләренә дә ямьле июнь аенда 56 ел тула.
Әни, сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таң шатлык белән атсын, Аллаһыбыз саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын.
Менә инде 56 ел әти белән бер-берегезгә терәк, кирәк булып, җан җылысын тоеп гомер кичерәсез. Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын. Тигезлектә, балалар, онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Раббыбыз биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен.
Аллаһ сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән улыгыз һәм кызыгыз гаиләләре.
Нет комментариев