Поздравления

Кәримова Альфира Җәүдәт кызының туган көне!

Сарман районының Кәүҗияк авылында туып, бүгенге көндә Кукмара шәһәрендә яшәүче кадерле апабыз Кәримова Альфира Җәүдәт кызының 9 майда туган көне – юбилее.

Кадерле апабыз, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Син изге күңелле, һәрвакыт безгә – туганнарыңа, күршеләреңә киңәшләрең белән дә, эш-гамәлләрең белән дә ярдәм итеп торасың.

Озак яшә, апа, исән-имин бул, син безгә бик кирәк!
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,  
Яхшылыгың белән үрнәк син.  
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Сине яратып сеңлең Дамира-Фәнил, балалар Айруз, Айзәрә гаиләләре. Сарман, Казан.

 

Нет комментариев