Корбанова Фәния Харис кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!
Балтач районының Пыжмара авылында туып, бүгенге көндә Байлангар авылында яшәүче Корбанова Фәния Харис кызы 10 гыйнварда үзенең гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Олы җанлы, моңлы тавышлы төркемдәшебез Фәния! Балтач районының Арбор, Пыжмара мәктәпләрендә башлангыч сыйныф һәм җыр укытучысы, Балтач пионерлар йортында музыка белгече, Кукмарада балалар бакчасы тәрбиячесе булып дистәләгән еллар эшләү синең матур узган хезмәт юлыңны бизи. Сәнгать дөньясының моңлы җырлары сиңа Байлангарда да яңа көч бирде, үз балаларың белән бертигез күреп, тагын ике балага да ана назы бүләк иттең. Әлеге сыйфат та синең кебек шәфкатьле җаннарга гына хас.
Күркәм юбилеең белән котлап, сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте телибез. Киләчәктә дә тормыш иптәшең Нурфаяз белән үстергән балаларыгызның ярдәмен, күңел җылысын тоеп, озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. Гел шулай елмаеп, кешеләрне матур җырларың белән сөендереп яшә!
Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының 1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме.
Нет комментариев