Хәйретдинова Фалиянур Илһам кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Аш-Буҗи авылында туып, Яңа Сәрдектә яшәүче кадерле кешебез Хәйретдинова Фалиянур Илһам кызын олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
40 ел буе ак халатыңа “кара тап” төшермичә, якты йөзең, изге күңелең белән ярдәм итеп, Яңа Сәрдек авылында фельдшер булып эшләдең.
Кадерлебез! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле булып, туганнарыңны, якыннарыңны сөендереп яшә. Ходай сиңа сәламәтлек, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, җизни белән тигезлектә яшәргә насыйп итсен. Туганнарыңа эшләгән изгелекләрең олыгайган көннәреңдә үзеңә игелек булып кайтсын. Гомер китабың бәхетле сәгатьләрне терки-терки язылсын да язылсын. Капкагызны кайгы-хәсрәт какмасын!
Юбилеең, апа, котлы булсын,
Бездән сиңа бары бер теләк.
Син – бүген дә безгә кирәк кеше,
Син – бүген дә безгә нык терәк.
Иң изге теләкләр белән әниең, САФИНнар, ГАБИТОВлар, ЗӘКИУЛЛИНнар гаиләләре.
Нет комментариев