Әхмәтгалиева Халисә Галимҗан кызының гомер бәйрәме!
Киндеркүлдә яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Әхмәтгалиева Халисә Галимҗан кызының шушы көннәрдә гомер бәйрәме – күркәм юбилее.
Кадерлебез, сиңа озын гомер, тән сихәте, күп сөенечләр, алга таба да без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа.
Әтиебез Нургали Әхмәтгали улы белән бергә гомер итүегезнең бриллиант туе уңаеннан да эчкерсез изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезнең белән горурланып яшибез, сез булганга, бик бәхетле без.
Изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев