Хәмәтдинова Флүрә Рәхимулла кызының 80 яшьлек юбилее!
Аш-Буҗи авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Хәмәтдинова Флүрә Рәхимулла кызының 10 мартта туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Газиз кешебез, кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, тигезлек телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Әниебез – сугыш чорының әтисез үскән буыны буларак, авырлыкларны кечкенәдән күреп, үз җилкәсендә татып үскән кеше.
Рәхмәт, әни! Әти белән күпләргә үрнәк булырлык нык гаилә корып, пар канатлар астында безне яхшы тәрбия биреп үстердегез. Сиңа йөрәк түрендә булган иң изге теләкләрне юллыйбыз. Туган нигезебез бүгенгедәй һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әтиебез белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак еллар тигезлектә гомер итегез.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Фәләхетдин, балаларың Фәнис-Гөлфия, Фирая-Гадил, Тәлгать-Эльнара, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев