Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Әхмәтҗанов Ренат Вагыйз улының туган көне!

01 февраля 2021, 08:53

536

0

0

Мәчкәрәдә туып-үскән, хәзерге вакытта Кукмарада яшәүче абыебыз, энебез Әхмәтҗанов Ренат Вагыйз улының 1 февральдә туган көне, олы бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – 50 яшьлек  юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Тормыш иптәшең Фәнүзә белән күңел тынычлыгында, чиксез бәхеттә, яхшы күтәренке кәефтә яшәргә насыйп булсын сезгә. Һәвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да сезгә шатлыкта, куанычта, муллыкта яшәргә язсын.

50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең һәм бертуганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP