Әхмәдиева Римма Константин кызыны котлыйбыз!
5 октябрьдә әнием Әхмәдиева Римма Константин кызының юбилее.
Кадерле әнием, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйм. Тормышта, хезмәтеңдә син һәрвакыт кешелекле, гади һәм ярдәмчел булдың, гаделлегең, тыйнаклыгың белән аерылып тордың. Минем өчен син – яшәү өлгесе, гомерем буе синдәге сыйфатларны үземдә булдырырга омтылып, әле дә синең киңәшләреңә таянып яшим. Ирешкән уңышларымның, казанышларымның башында торучы да син, әни! Синең кебек әнинең кызы булу - минем өчен зур бәхет. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, сәламәт булып, озын-озак еллар безне сөендереп яшә! Син миңа бик кирәк!
Сине яратып кызың Алсу гаиләсе.
Нет комментариев