Хәкимов Габделбәр Габдрахман улының олы юбилее – 70 яше!
Кадерле әтиебез Хәкимов Габделбәр Габдрахман улының 1 май көнне олы юбилее – 70 яше. Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә таза имән булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Изге теләкләрдән, җылы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен син бик тә кадерле,
Бик якын һәм бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән кызың Альбина, киявең Илшат, улың Алмаз, киленең Альбина, оныкларың Камил, Карима, Рамзан, Булат. Теләкләргә кодагыең, барлык туганнарың, күршеләрең дә кушыла.
Нет комментариев