Хантемеров Заһид Юныс улының 60 яшьлек юбилее!
Адай авылында яшәүче кадерле әтиебез Хантемеров Заһид Юныс улының 14 июньдә 60 яшьлек юбилее.
Әти, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле тыныч тормышта гомер ит!
Яшә әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың, киявең, оныкларың, кода-кодагыең.
Нет комментариев