Халикова Асия Ризван кызының туган көне!
Түбән Өскебаш авылында яшәүче Халикова Асия Ризван кызының 6 мартта туган көне.
Кадерле әниебез, сине гомер бәйрәмең – 70 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Син – киң күңелле, сабыр, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син – безнең иң газиз кешебез. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле, туган йортыбызда
Көтеп алган әни барында.
Син булганда, безнең тормыш матур,
Син бит – безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың.
Нет комментариев