Каюмова Сәлимә Шәрифулла кызының 55 яшьлек юбилее!
Балыклы авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Каюмова Сәлимә Шәрифулла кызының 13 июньдә 55 яшьлек юбилее.
Дөньядагы барлык игелекне үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сөекле, кадерле әниебез! Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм күтәренкелеге, чиксез бәхет-шатлыклар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булуын телибез.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылын кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә гел кирәк.
Сине яратып балаларың Илдар-Гөлназ, Илмира-Инсаф, Илназ, оныкларың Ислам, Ильяс, Камил, Шамил.
Нет комментариев