Касыймов Васыйл Габдрахман улыны юбилей белән котлыйбыз!
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Безнең өчен бик кадерле булган әтиебез, тормыш иптәшем Касыймов Васыйл Габдрахман улы да нәкъ шундыйларның берсе. Хезмәт юлын мәктәп директоры булып башлап, бүгенге көнгәчә сайлаган һөнәренә тугры калган, эшен, балаларны бөтен йөрәге белән яраткан олы йөрәкле шәхес ул.
Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Купшы сүзләр сөйләргә яратмасаң да, без һәрвакыт синең чиксез яратуыңны, кайгыртуыңны тоеп яшибез. Алдагы көннәрдә дә иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Бүген синең 60 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
Озак-озак яшәле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, киленең, кызың, оныгың.
Нет комментариев