Кәшәпов Газинур Имаутдин улының 60 яшьлек юбилее!
Кадерле кешебез Кәшәпов Газинур Имаутдин улының 12 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Сөекле әтиебез! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел көрлеге, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезгә терәк булып, безнең кадерле әтиебез, оныкларыңның яраткан бабайлары булып, бергә-бергә тынычлыкта, муллыкта яшәргә язсын.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың, әти, тормышта.
Әти дип дәшәр кеше булгач
Рәхмәтле без шушы язмышка.
Эштә дә син бик җаваплы,
Ни тотсаң да эшлисең белеп.
Ходайның биргән көненә
Яшисең сөенеп-көлеп.
Сине яратып әниебез, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев