Кәримуллин Нәкыйп Рәхим улына 80 яшь!
Манзарас авылында гомер итүче кадерле әтиебез Кәримуллин Нәкыйп Рәхим улына 15 сентябрьдә 80 яшь тула.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Әти, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – Аллаһыбыз алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә насыйп итсен. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - әниебез белән хәерле тыныч картлыкта гомер кичерергә язсын.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт,
Кирәклесең бүген дә.
Улың һәм кызың гаиләләре.
Нет комментариев