Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Канәфиева Асия Хәбри кызының 65 яшьлек күркәм юбилее!

06 марта 2023, 10:33

273

0

0

Пычак авылында гомер итүче, дөньяда иң кадерлебез һәм  тормышыбызның якты кояшы булган Канәфиева Асия Хәбри кызының 6 мартта 65 яшьлек күркәм юбилее.

Син – дөньяда иң затлы, кадерле кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Газизебез, киләчәкнең якты таңнарын әле бик күп еллар тигезлектә, бергә-бергә каршы алырга, күңелебезне тулыландырып торучы шатлык-сөенечләрне бергәләп уртаклашырга, кайгы-хәсрәт күрмичә, авырмыйча, хәерле тормышта яшәргә язсын. Бөтенебезне иркәлисең, яратасың, юатасың, тыңлыйсың да, аңлыйсың да син. Төпле һәм зирәк киңәшеңә, җылы сүзеңә, нурлы йөзеңә без һаман да мохтаҗ. Сөенеп һәм сөендереп мең яшә!

“Әни” диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың –
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
“Әни” диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Тәбрикләп, тормыш иптәшең Фәрит, балаларың, оныкларың. Пычак-Казан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X