Каенлык авылында яшәүче Миннәхмәт белән әниебез Дамираның бергә яши башлауларына 50 ел!
Каенлык авылында яшәүче әтиебез Миннәхмәт белән әниебез Дамираның 17 август көнне бергә яши башлауларына 50 ел була.
Без сезне чын күңелдән шушы матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Алдагы көндә дә сез безгә кирәк һәм терәк булып, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт.
Илле ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Бер-берегезгә аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле, олы җаныгыз.
Иң изге теләкләр белән туганнарыгыз, дусларыгыз, балаларыгыз.
Нет комментариев