Иванов Валентин Константиновичның туган көне!
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Иванов Валентин Константинович!
Ихлас күңелдән сине 70 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син - безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Алдагы көннәреңдә сау-сәламәт булып, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, бәхетле картлыкта озак гомер итегез. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, әти.
Сине яратып тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев