Поздравления

Ибраһимова Гөлфәрүз Гаяз кызының олы юбилее!

Олыяз авылында яшәүче кадерле әниебез Ибраһимова Гөлфәрүз Гаяз кызының олы юбилее.

Кадерле әниебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Әтиебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, озын-озак еллар безне сөендереп яшәргә язсын.

Нинди генә теләк юлласак та
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау бул, озак яшә, әни,
Без һәммәбез шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Гөлзада.

Нет комментариев