Җиһаншина Рәсимә Борһан кызына 65 яшь!
Вахит авылында туып, Кукмарада яшәүче кадерле әниебез Җиһаншина Рәсимә Борһан кызына 15 майда 65 яшь тула.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Озын хәерле гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тигез тормыш телибез.
Изге һәм нечкә күңелле, ярдәмчел, сабыр, кунакчыл, тыйнак, олы җанлы булуыңа зур рәхмәт!
Киләчәктә матур язлар көтсен,
Якты булсын туар таңыгыз.
Сездәй игелекле җаннар сирәк,
Һәрчак шундый булып калыгыз!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың-кияүләрең, улың, оныкларың, апаң Мәрьям, абыең Зиннур гаиләләре, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев