Җиһаншин Ринат Габделхәй улының 65 яшьлек юбилее!
Безнең өчен бик кадерле, яраткан кешебез Җиһаншин Ринат Габделхәй улы 8 августта үзенең туган көнен – 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әти Өркеш авылында туып-үсә. 1977 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кереп, дәвалау факультетын тәмамлый. 1983 елда хезмәт эшчәнлеген Кукмара районы үзәк дәваханәсендә башлап җибәрә. 1989 елдан бүгенге көнгә кадәр кардиология бүлеге мөдире булып хезмәт куя.
Әти – югары профессиональ белгеч һәм игътибарлы табиб. Аның һөнәре бер дә җиңелләрдән түгел. Шуңа да карамастан ул һәр иртә яраткан эшенә бик теләп бара, төрле катлаулы хәлләрдә тыныч кына һәм ышанычлы итеп карарлар кабул итә, һәр пациентка хөрмәт белән карый, кешеләрнең тормышларын саклап кала һәм аларда өмет уята белә. Пациентларының безне аякка бастырды һәм тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирде, дип әйтүләрен ишетүе күңелле.
Бер авылда туып-үскән әти-әнием 1982 елда гаилә корып җибәрә. Менә инде 39 ел бер-берсенә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән яшиләр. Алар өчен гаилә - иң мөһим һәм кыйммәтле хәзинә. Моның шулай икәнен миңа да өйрәттеләр. Әти-әниемә бәхетле һәм кайгысыз балачагым, ярдәм итүләре, зирәклекләре һәм лаеклы тәрбия бирүләре өчен рәхмәт.
Яраткан әтиебез безнең өчен нинди ул? Иң кадерле, иң яхшы һәм изге күңелле, иң кайгыртучан һәм ышанычлы, иң зирәк һәм акыллы, бар яктан да үрнәк. Бик зур хезмәт сөючәнлек, һәрвакыт алга барырга омтылу, туганнарына һәм якыннарына карата мөнәсәбәте, вак-төякләргә сөенү һәм гадел булырга омтылу – әтиебезнең иң төп сыйфатлары.
Хәзер аның ике оныгы үсеп килә. Әти һәрвакыт алар кайтуын зарыгып көтеп ала. Ул оныклары белән төрле: пешекче дә, уйлап табучы да, укытучы да. Стенага зур карта элеп куеп, оныкларына рәхәтләнеп география укыта, ә балалар аны игътибар белән тыңлый. Безнең бабай барлык сорауларга җавап бирә ала, ди алар.
Әти бакчасын бик ярата, һәр буш минутын анда эшләүгә багышлый, идеаль тәртип саклый.
Әти – бик кунакчыл кеше, килгән кунакны һәрвакыт елмаеп каршы ала. Вакыт булуга, без әти-әни янына кайтырга ашыгабыз. Төп йортның тәрәзәләрендә ут януы, әниебезнең тәмле ризыклар белән көтеп алуы шундый зур бәхет бит ул! Әти-әни исән-сау чагында, гел бала булып калабыз! Әниемнең күзләре һәрчак шундый ихлас, эчкерсез, ә әтиемнеке ышанычлы булып калсын иде.
Безнең кадерле һәм яраткан әтиебез, туган көнең белән котлыйбыз! Кадерлебез, сиңа сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, әниебез белән тигез гомер итүегезне телибез. Шундый ук ярдәмчел, игътибарлы, олы йөрәкле кеше булып кал! Безнең иң яхшы әтиебез, сине бик яратабыз!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәйханә, кызың Руфинә, киявең Ренат, оныкларың Артур һәм Илвина.
Нет комментариев